Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Чирмешән районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты директоры Закиров И. Б. һәм Чирмешән районының социаль яклау бүлеге директоры урынбасары Кочена Е. С. өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар.
Алар билгеләп үткәнчә, бу көн мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына игътибар җәлеп итү, аларның хокукларын яклау, абруй һәм иминлек өчен оештырылган. Җәмгыять инвалидларга ункөнлек яки инвалидлар көне кысаларында гына түгел, ә көн саен игелеклерәк булырга тиеш.
Концерт программасы ахырында биредә яшәүчеләр өчен Татарстанда төшерелгән «Айсылу» нәфис фильмын карау оештырылды