Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 3 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге реабилитантларын шәһәр китапханәсенең 14 нче номерлы филиалы хезмәткәрләре кунакка чакырдылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны шат күңел белән каршы алдылар һәм китапханә бүлекләре буйлап экскурсия оештырдылар. Очрашу барышында тәрбияләнүчеләргә "Яңа ел" ның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.
Чарада әкият персонажлары да катнашты, алар балалар белән күңелле конкурслар һәм уеннар үткәрделәр. Аннан соң бергәләп Яңа ел чыршысын бизәделәр. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Бәйрәм бүләкләрсез булмый, әкият персонажлары балаларга әкият-китаплар бүләк иттеләр.