«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, инвалидлар декадасы кысаларында “Ачык ишекләр көне"

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, үзәк белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында «Ачык ишекләр көне» дигән чара оештырдылар.

Чараның максаты: җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларга карата җәмгыятьнең дустанә мөнәсәбәтен формалаштыру һәм игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык һәм бер-береңә ярдәм итү хисләре турында искә төшерү.

 Чарага атказанган  ком-анимациясе буенча остаз һәм бу мәктәпнең җитәкчесе Алинә Хәйруллина, «Креатив» укыту студиясе остаз-чәчтарашы Галина Баглаева,  социаль педагог Эльвира Хәбирова һәм куратор Дилә Юсупова җитәкчелегендәге «Ятим балалар һәм интернат учреждениеләрне тәмамлаучылар өчен гаилә җайланмасы үзәге” тәрбияләнүчеләре  чакырылган иде.

Алинә Хәйруллина социаль хезмәт алучыларга комда ясалган сокландыргыч сюжетларын бүләк итте. Ул тамашачыларны үзенең «Нур» яшьләр үзәгендә пенсионерлар өчен оештырылган хәйрия курсларына чакырды.

Галина Баглаева үзенең күңел түрендәге хисле шигырьләрен һәм танылган шагыйрьләрнең әсәрләрен артистларча башкаруы белән тамашачыларны таң калдырды. Ул үз тормышының тарихы, истәлекле һәм кадерле мизгелләре белән уртаклашты. Балалык чорын еш кына искә төшерүнең үз сәламәтлегенне торгызуда зур роль уйнавын   социаль хезмәт алучыларга  җиткерде.

 Чара барышында кунаклар үзәк белгечләренең креатив мастер классларында булдылар һәм төрле техникалар кулланып эшләнгән социаль хезмәт алучыларның декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсенә сокландылар.

 Чара җылы, күңелле атмосферада узды һәм анда 66 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International