Питрәч муниципаль районында инвалидлар декадасы "Йөрәктән-йөрәккә"

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Питрәч муниципаль районының күп кенә авыл җирлекләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп кенә чаралар, концертлар, очрашулар узачак. 2019 елның 3 декабрендә Күн авыл җирлегендә Питрәч районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре инвалидлар өчен чәй табыны артында очрашу оештырдылар һәм аларга зур булмаган бүләкләр тапшырдылар. «Инвалидлар өчен чәй артында вакыт сизелмичә дә үтеп китте, һәм аларның һәркайсы көндәлек проблемаларыннан аерылып тора алды, үзләрен игътибар үзәгендә  тойды», - дип сөйләде социаль эш буенча белгеч Гөлгенә Галиәхмәтова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International