Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында «Игелек күп булсын» дигән концерт
Беренче декабрь көнне инвалидлар декада башланды. Өченче декабрьдә бөтен дөньяда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясе инвалидларны җәмгыятькә интеграцияләү өчен барлык дәүләтләрне һәм халыкара оешмаларны хезмәттәшлек итәргә чакырды.
2019 елның 3 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында «Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан оештырылган "Игелек күп булсын" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Гадәттәгечә, интернат-йортта яшәүчеләр кунакларны бик җылы каршы алды . Балалар җырлар , баян , гитара ,синтезаторда уйнау белән сөендерделәр . Чыгышларның берсе дә битараф калдырмады. Өлкәннәр җырлады, алкышлады.
Барысы да проблемалар турында онытып, күңел биреп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.