«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова узара хезмәттәшлек кысаларында Яр Чаллы шәһәренең картлар һәм инвалидлар йорты социаль хезмәт алучылары өчен «Бөтендөнья компьютер графикасы көне» темасына мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: Paint график программасында социаль хезмәт алучыларның мәгълүмат алуларын арттыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларга бөтендөнья компьютер графикасы көне 1998 нче елның 3 нче декабреннән билгеләп үтелүе турында искәртеп үтте. Бу бәйрәм компьютер графикасы буенча белгечләр, аниматорлар һәм дизайнерлар өчен билгеләп үтелә.
Чара барышында компьютер белеме нигезләрен өйрәнә генә башлаган катнашучылар Paint график программасында иҗади рәсемнәр иҗат иттеләр.
Фикер алышуда алар компьютер графикасы көнен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә гадәти булмаган креатив бәйрәм буларак кабул иттеләр.
Чарада 6 кеше катнашты.