«Координация үсешенә юнәлдерелгән хәрәкәтләр һәм уеннар». “Веста” Үзәге

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

"Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында 2019 нчы елның 28 нче ноябре көнне «Веста» үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова тарафыннан «Координация үсешенә юнәлдерелгән хәрәкәтләр һәм уеннар» дигән төркемле дәрес оештырылды. Максат: билгеле бер музыка астында хәрәкәтләрне дөрес кабатлый белү, мили биюләр белән танышу.

Дәрес башында педагог балалар белән «Ква-Ква» һәм «Камка» күнегүләре үткәрде. Аннары педагог балаларга татар, һиндстан һәм рус биюләре белән видеороликлар карарга тәкъдим итте. Мондый видеороликларны карау балаларда сәнгатьчә тәм, төрле халыкларның музыкаль традицияләренә хөрмәт тәрбияли. Аннары барлык катнашучылар дөнья халыкларының костюмнары һәм музыкасы турында фикер алыштылар.

Дәрес җанлы һәм күңелле узды, балалар күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International