2019 елның 2 декабрендә Алабуга муниципаль районындагы инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында “Алтын ачкыч” балалар бакчасы администрациясе “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны концертка чакырды.
Концертта төрле яшьтәге балалар күңелле һәм дулкынландыргыч җырлар җырладылар, матур бию номерлары башкардылар. Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу бик көтмәгәндә булды.
Концерт тәмамланганнан соң балалар өчен тәмле пироглар, кайнатмалар һәм конфетлар белән кайнар чәй әзерләгәннәр иде.
Балалар бик кәнагать калдылар.