2019 елның 2 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч интернат-мәктәбе” дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә Питрәч муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Индеец көне» дип исемләнгән анимацион чара үткәрелде. Анда кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Балалар борынгы милләтнең мәдәнияте, гореф – гадәтләре, әхлагы белән таныштылар, Һинд кабиләләренең учак тирәли ритуаль биюләрен башкардылар, иң катлаулы сынаулар уздылар, бу сынауларны бары тик иң кыю һәм төгәл сугышчылар гына үти ала. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты, һәм ахырда катнашучылар бүләкләр алды.