«Веста» Үзәгендә «Пренаталь тәрбия, яки бала белән ул туганчыга кадәр аралашырга кирәкме?» дип аталган дәрес үтте

2019 елның 29 ноябре, җомга

Пренаталь үсеш - бу яралгының йөклелек вакытында үсү процессы. 9 ай эчендә тулы бер организм формалашып өлгерә. Бу җаваплы чорда барлык органнарның һәм системаларның формалашуы бара.

«Аист көтәбез» клубы эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтелүче йөкле хатыннар белән «Пренаталь тәрбия, яки бала белән ул туганчыга кадәр аралашырга кирәкме?» дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: катнашучыларга яралгының йөклелек вакытында үсүе турында мәгълүмат бирү.

Белгеч йөкле хатын-кызларга кечкенә организмның әле ул туганчы ук әйләнә-тирә мохиттән мәгълүматны кабул итүе, дөньяга алдан әзерләнүе турында сөйләде. Моның өчен туачак сабыйның хис — тойгы органнары, ишетү, күрү, сагышлану, тәм тою органнары үсеш ала. Эчке тормышның беренче айларында ук яралгы үзенең беренче хис тәҗрибәсен сынарга сәләтле. Бала йөклелекнең бишенче аенда әнисе өчен сизелерлек була, һәм әнисенең куллары белән беренче кагылышын тоя ала. Корсак өслеген сыпыру - бу сабый белән әле ул туганчы уйнаган уеннарның берсе.

   Шулай ук, белгеч, баланың кагылышлардан тыш, аңа мөрәҗәгать иткән сүзләргә дә мохтаҗ булуын ассызыклады. Күп кенә булачак әниләр йөклелекнең башыннан ук уйларында бала белән сөйләшәләр. Сабый, әлбәттә, аның белән сөйләшүен сизә,

    Дәрес ахырында белгеч йөкле хатын-кызларга баланың дөньяга килгәч, әти-әнисенең карынында нәрсә тоюы, нәрсә тоймавы турында сөйли алмаячагын, ләкин йөкле вакытта бүләк иткән, бергә үткәргән берничә ай гомерен истә тотачагы турында әйтте.

     Дәрес ахырында хатын-кызлар белгечкә танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International