“Юмарт сишәмбе» акциясе. «Веста» Үзәге

2019 елның 29 ноябре, җомга

“Юмарт сишәмбе» акциясе кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 14 бала өчен «Китаплар һәркемгә кирәк» дигән хәйрия акциясе уздырылды.

Акциянең максаты: кешеләрне игелекле эшләрдә катнашырга җәлеп итү.

            «Веста» үзәгендә «Китаплар һәркемгә кирәк» дигән акция оештырылган иде, китапларны үзәккә бистә халкы алып килде, алар укылган булсалар да барысы да яхшы хәлдә иде. Биредә Совет һәм чит ил авторларының китаплары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китаплар, шигырьләр һәм әкиятләр җыентыклары тәкъдим ителде.

             Бүген үсеп килүче буын Интернет челтәрендә күбрәк вакыт үткәрсә да, балалар китаплар белән кызыксындылар, һәрберсе үзенең күңеленә хуш килгән китапны сайладылар, каберәүләр кече энекәшләренә һәм сеңелләренә дә укырга да алдылар

             Акция барышында барлыгы 50 дән артык китап тапшырылды.  Балалар, китаплардан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International