Начар гадәтләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 22 балигъ булмаган бала өчен «Кайда үлем белән сәүдә итәләр» дигән төркемле дәрес үткәрелде. Максаты: зарарлы гадәтләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыктан наркотикларны законсыз куллану һәм аларның әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар һәм җинаятьләр турында мәгълүмат алу.
Хәзерге шартларда наркоманияне профилактикалауга иң мөһим якын килү булып яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру тора, чөнки ул үсеп килүче буыннаң сәламәтлеген билгели. Балигъ булмаганнарга сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген аңларга ярдәм итү өчен педагог дәрестә видеоматериаллар күрсәтте, анда катнашучылар "Наркомания нәрсә ул?», "Кешеләр ни өчен наркоманнарга әйләнәләр?», "Наркотиклар кулланучы кешеләр белән нинди үзгәрешләр бара?» “Ни өчен бер тапкыр наркотик татып карагач, кеше мәңгегә наркоманга әверелә?», "Тәмәке тарту һәм алкоголь наркотиклар булып торамы?», "Наркоманиядән ничек котылырга була?» кебек сорауларга җавап таба алдылар. Катнашучылар зур кызыксыну белән «10 елдан соң минем тормышым» дигән мини инша яздылар.