«Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» проекты кысаларында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәсе Дегтярев Ф. А. янына бардылар. Филипп Антоновичка 90 яшь тулды. Ул балаларны күрүенә бик шат иде, зур кызыксыну белән үзе, сугыш елларында авыр вакытлар турында сөйләде. Балалар сөйләүне игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Ветеранга Фидакарь хезмәте һәм бүгенге буынга тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге теләделәр һәм бүләк тапшырдылар.
.jpg)