Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДБУнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина даими рәвештә энергетик эчемлекләрнең зыяны турында профилактик эш алып баралар. Алар Утыз Имән авылы яшүсмерләре белән «Энергетик эчемлекләр турында бөтен хакыйкать» дигән темага әңгәмә үткәрделәр һәм "Энергетик эчемлекләр - үз-үзеңне алдама!» дигән буклетлар тараттылар.
Чарада 8 яшүсмер катнашты.