"Стоп ВИЧ/СПИД" Яңа Чишмә картлар йорты

2019 елның 29 ноябре, җомга

"Стоп ВИЧ/СПИД" VII Бөтенроссия акциясе кысаларында Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында медицина хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар һәм интернат-йорт хезмәткәрләре өчен лекцияләр оештырылды һәм "ВИЧ, СПИД, вирус, наркомания,  Кеше хокуклары, җаваплылык, куркынычсыз секс, стерильлек,  гигиена, профилактика" дигән төп төшенчәләргә видеороликлар күрсәтелде. Бу акциянең максаты - кеше иммунодефициты вирусы, йогышны тапшыру юллары һәм авыруны профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирү. Бу дәресләрнең бурычы-үз сәламәтлегеңә сакчыл караш формалаштыру; куркыныч зоналарындагы хәлләрне бәяләргә һәм саклык чараларын үтәргә өйрәтү. СПИДка каршы дарулар да, вакциналар да юк. Бердәнбер саклану чарасы – профилактика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International