Әниләр бәйрәме.

2019 елның 29 ноябре, җомга

28 ноябрь көнне Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү узәгендә Әниләр көненә багышланган чара үтте. Бәйрәм очрашуы «Замандаш» клубына йөруче, өйгэ йөреп социаль ярдәм итү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучы өлкән әниләребез өчен оештырылды. Бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Бүлекчә җитәкчесе, социаль эш буенча белгеч бәйрәм уңаеннан котлау сузләре җиткерделәр. Социаль хезмәткәр Йосыпова Найлә әниләр турында матур җырларын башкарды, социаль эш буенча белгеч шигырьләр укыды. Өлкән яшьтәге әниләребез вакытны бик матур уткәрделәр. Матур теләкләр, котлаулар белән беррәттән алар күз яше аралаш узләренең әниләрен дә искә алып, тормыш юлларын сөйләделәр, хатирәләрен яңарттылар. Әниләр турында халык мәкальләрен дә искә төшереп сөенделәр. Клуб әгъзәлары чын куңелдән үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр. Барысы да уңай эмоция, яхшы кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International