“Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” ндә авыручы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чираттагы дәрес үткәрелде

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 27 нче ноябрендә Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе”  кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге базасында чираттагы дәрес узды.

         Дәрестә социаль хезмәткәрләр, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

         Дәрес барышында “Урын өстендә ятучы, социаль хезмәтләр кабул итүчеләрне карауны оештыру” дигән тема каралды, шулай ук үзәк психологы  “Тормыш тонусын ничек күтәрергә?”темасына чыгыш ясады, психологик ысуллар белән таныштырды.

Барлык катнашучылар да фикер алышуда актив катнаштылар, кызыксындырган мәсьәләләргә сораулар бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, “Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе»ндә дәресләр дәвам итә. Алар “Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ленин урамы, 29 а адресы буенча үткәрелә,тел. 88555828219.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International