Диңгез пехотасы көне

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. 27 ноябрьдә Россиядә диңгез пехотасы көне билгеләп үтелә. Традиция буенча безгә кунакка безнең күптәнге дусларыбыз - диңгез пехотачылары килде.

Очрашуның төп максаты – патриотизм хисе, үз халкының үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү, тарихи белемнәрне киңәйтү, тәрбияләнүчеләрнең диңгез пехотасы хезмәте турында белемнәрен гомумиләштерү.

Очрашу дустанә һәм җылы шартларда узды. Диңгез пехотачылары балаларга армиядә хезмәт итүләре турында сөйләделәр, тормышларының күп кенә кызыклы фактларын китерделәр, диңгез пехотасында хезмәт итү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында уртаклаштылар. Приютта тәрбияләнүчеләр кунакларны шигырьләр белән сөендерделәр һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

Ә кунаклар чара ахырында укучыларга бокс белән шөгыльләнү өчен спорт кирәк-яраклары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International