Мамадыш муниципаль районы «Надежда» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Изге Ксения Римляныни гыйбадәтханәсендә һәм якшәмбе «Ковчег» мәктәбендә булдылар.

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Чара экскурсия белән башланып китте – балалар гыйбадәтханәнең барлыкка килү тарихы һәм аның оештыручылары турында белделәр. Гыйбадәтханәдә настоятель иерей Олег Малышев балалар белән әңгәмә корды,  сорауларга җавап бирде. Балалар белән начар гадәтләргә һәм кимчелекләргә ничек каршы торырга, авыр хәлләрдә калганда ничек эш итәргә кирәклеге турында җанлы сөйләшү булды. Якшәмбе мәктәбененең укытучылары һәм укучылары көче белән танып-белү – уен дәресе үткәрелде. Чараның максаты балаларны дуслыкка, әйләнә-тирәдәгеләргә һәм бер-берсенә карата мәхәббәткә өндәү иде. Чара чәй өстәле артында дәвам итте һәм алдагы очрашулар турында тәкъдимнәр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International