Питрәч муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әниләр көненә багышланган «Барысы да әнидән башлана» дип исемләнгән бәйрәм чарасы

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне Питрәч муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Әниләр көненә багышланган «Барысы да әнидән башлана» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Социаль эш буенча белгеч Гөлгенә Галиәхмәтова үз чыгышын: "Хезмәтегез өчен рәхмәт! Бишек янында үткәргән йокысыз төннәр өчен! Сабырлыгыгыз өчен! Сезнең алда баш иябез, кадерле әниләребез!». Бәйрәм,элеге бәйрәм тарихы турында сөйләү белән үрелеп китте.

Чара барышында әниләр турында җырлар башкарылды, барлык катнашучыларның кәефе күтәренке иде. «Әниемә матур сүз», «Әни нәрсә диде» дигән төрле бәйгеләр күңелле үтте. Шулай ук барлык катнашучылар да бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай энергия һәм якты тәэсирләр алды. Бәйрәм бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Чара ахырында һәр әнигә истәлекле бүләк тапшырылды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Киткәдә, әниләр канәгатьләнү хисләре hәм күтәренке кәеф өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International