Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләре, Ильяс Халиковның дини-концертында булып кайттканнар

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрь көнне Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләре, Ильяс Халиковның дини-концертында булып кайттканнар.

Революциягә кадәр мәчет-мәдрәсәләр кешелекне белемле дөньяви-ахирави яктан белемле итү өчен, бар яктан да көчен куйган. Революциядән соң, имам, хәзрәтләребезнең эшчәнлеге 70 ел торгынлыкта торса да, 90 нчы елларда динебез мәдрәсә ишекләрен яңадан ачып җибәрде. Театральләшкән-концерт нәкъ заман мәдрәсәсендә бара. Укытучы-мөдәрисләрнең тырышлыгы һәр шәкертне мәдрәсә тәмамлагач, әхлаклы, тәрбияле һөнәр иясе булып җәмгыятьтә үз урыннарын табып яшәүләрен кайгыртуга юнәлдерелгән. Мәдрәсәләребезнең белем чишмәсе икәнен аңлату алгы планга куелган. Әмма шәкертләрнең үзенчәлекле холыклы булуы, яшь араларының аермасы, җәмгыятьтә үзләрен тотулары-белем бирү вакытында да сизелә.

...Һәр шәкертнең үз тормышы, үз фикере. Әйе, кемнәр генә килми мәдрәсәгә укырга!? Шәкертләрнең язмышын халкыбыз язмышы белән дә чагыштырырга мөмкин. Кемдер урта мәктәп бетереп килгән, кемдер лаеклы ялга чыккач, ә кемдер авырлык күргәч, ә кемдер....?

Шушы сюжет сызыклары аша мәдрәсәләрнең белем чишмәсе икәнен премьерадан карадык! Бу программа дини җырлар, мөнәҗәтләр, видеоклиплар белән үрелеп барды, шулай ук, Буа мөхтәсибәте интернат-йорт хезмәткәрләренә уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт хаты тапшырды

"Уку- инә белән кое казу!"- дип белми әйтмәгәннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International