26.11.2019 ел «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Тамара Тимофеева «Балачакны саклагыз» акциясе үткәрде.
Акциянең максаты: рәхимсезлек һәм көч куллануга каршы торуны формалаштыру, ата-аналарның компетенциясе дәрәҗәсен күтәрү һәм гаилә институтын ныгыту. Акция барышында өлкән һәм балигъ булмаган шәһәр кешеләренә чит затлар белән аралашканда барлыкка килергә мөмкин булган куркынычлар турында хәбәр иттеләр, үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирелде.
Акциядә катнашучы сүзләренә караганда, һәр бала мәхәббәткә лаек һәм һәр баланың балачагы бәхетле булырга тиеш. Акциядә катнашучыларга бала хокуклары турында мәгълүмат белән белешмәлекләр бирелде.