Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары "Иң яраткан әнием” чарасы уздырды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

             Быел Россия халкы әниләр көнен 2019 нчы елның  24 нче ноябрендә билгеләп утте. 

             Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова 26 нчы ноябрь  «Иң яраткан әнием" дигән чара уздырды.

             Әлеге чара әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен юнәлдерелгән иде.

              Чараның төп бурычлары - башкаларны тыңлый белү, балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

             Әлеге чарада 13 социаль хезмәт алучы  катнашты.

          Чара барышында «Сүзне җый», «Мәкаль төзе», «Табышмаклар чишегез», «Әнием», “Әнине танып бел”, “Тылсымлы тартма” дигән уеннар уйналды. Балалар белән  берлектә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде һәм әниләренә  бүләк ителде.

              Чара «Әни, янәшәмдә бул» дигән җыр белән  тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International