Халыкара әниләр көненә багышланган шигырь укучылыр ярышы

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Ватан нәрсә ул?  Кемдер- Ватан- минем илем, ә кемдер –өйем, ә кемдер- әни диячәк. Агымдагы елның 27 нче ноябрендә Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында халыкара әниләр көненә багышланган шигырь укучылыр ярышы булып узды.

Тернәкләнүчеләр тыңлаучының күңел түренә үтеп керердәй ана назы турында сокландыргыч шигырьләр әзерләгән иделәр.Үз чиратында өлкән агайлар, кадер-хөрмәткә лаек, бөтен гомерләрен балаларына багышлаган әниләрне бәйрәм белән котлап, тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Барлык әниләр, әбиләр, дәү әниләр әлеге кичәдән күтәренке кәеф белән таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International