"Халыкара инвалидлар көне» алдыннан Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында яшәүчеләргә Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре килде. Социаль хезмәт алучылар өчен " Чирмешән районының урман тармагы белән Таныш булыйк» дигән презентация күрсәтелде, «урманда нәрсә эшләргә мөмкин һәм ярамый»дигән темага әңгәмә үткәрелде. Очрашу ахырында яшәүчеләргә бүләк буларак мунча себеркеләре тапшырылды.