20 нче ноябрь көнне Зәй муниципаль районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр өчен, Бөтендөнья бала көнен бәйрәм итү кысаларында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре максатчан чара оештырдылар.
“Хокук дөньясында бала” дип аталган әлеге мәгълүмати-танып белү чарасы яшүсмерләрне халыкара документларда беркетелгән балалар хокуклары белән таныштырудан башланды.Үзәкнең юрисконсульты катнашучыларны бала хокуклары турында Конвенция ,декларацияләр , граждан, гаилә, хезмәт кодексларында беркетелгән хокуклар белән таныштырды, шулай ук “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында”14.10.2010 ел, №71 ТР законы турында искә төшерде.
Аннан соң яшүсмерләр “Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне” уңаеннан гвардия танк ротасы командиры капитан Минаев А.М. белән очраштылар. Айрат Маратович артиллерия - гаскәрләрнең иң борынгы өч төренең берсе, хәзерге Кораллы Көчләрнең коры җир гаскәрләренең төп удар көче, дип сөйләде. Артиллерия үзенең хәрби билгеләнеше, кораллану системалары төрләре һәм оештыру-штат структурасы буенча күпкырлы классификациягә ия. Шулай ук гвардия танк ротасы командиры капитан Минаевның шәхси архивыннан фото һәм видеоматериаллар күрсәтелде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар белән “Планетаның барлык балаларын нәрсә берләштерә?” дип аталган уен оештырдылар.
Балаларга “Без - зур планета балалары” коллажын төзү бик ошады, алар анда актив катнаштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен кулландылар.
Очрашу нәтиҗәсендә яшүсмерләр үзләренең хокукый күзаллауларын киңәйттеләр, күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.