Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды
Чараның төп катнашучылары «Әкият»балалар бакчасының талантлы тәрбияләнүчеләре булды. Кечкенә артистлар дулкынландыргыч концерт күрсәттеләр, алар анда җырладылар һәм биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, күңелле күренешләр куйдылар, әби-бабайларны сөендереп, күңел ачарга тырыштылар.
Кечкенә артистларның чыгышы интернат-йортта яшәүчеләргә шатлык, җылылык һәм игътибар бүләк итте. Мондый аралашудан ике буын вәкилләре-нәниләр дә, өлкәннәр дә бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм концерты ахырында балалар үз куллары белән ясалган аппликациясен бүләк иттеләр. Ә без, гадәттәгечә, «яхшы кәеф капчыгыннан " тәм-томнар тараттык һәм истәлеккә фото ясадык.
Мондый чараларның максаты-гореф-гадәтләрне саклау, аналарга карата сак караш, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.