Яңа Чишмә картлар йортында депутат белән очрашу

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Гражданнарны кабул итүнең төбәк атнасы кысаларында 25 ноябрьдә Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Тарханова А.А. гражданнарны кабул итте. Шул уңайдан Алсу Абдрахмановна Яңа Чишмә картлар йортына  кереп анда торучыларның яшәү шартлары белән кызыксынды. Монда торучы Ронин Николай Николаевичның юбилее уңаеннан  бүләк тапшырды. Ә интернат-йортта яшәүчеләргә тәм-томнар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International