РФ Президенты В.В. Путинның 204 номерлы 2018 елның 7 маенда чыккан «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенен үстерү буенча милли максатлар һәм стратегик бурычлар турында» Указын тормышка ашыру максатларында аз керемле гражданнарның - «хәерчелек реестры» белән эш алып барыла. Кукмара муниципаль районында «хәерчеләр реестры»нда гаиләләрнең саны -2105. Аларның барысы 2105 гаилә социаль контракт нигезендә матди ярдәм алу мөмкинлеге турында хәбәрдәр ителгән. Бүгенге көндә 38 гаилә белән социаль контракт төзеде. 26 гаиләгә «Минем салым» кушымтасында түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча үзмәшгульләр сыйфатында теркәлүдә ярдәм күрсәтелде:
- авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү-7 кеше.;
- кием җитештерү (тегү, бәйләү) - 10 кеше.;
- төзелеш-ремонт хезмәтләре - 5 кеше.;
- металл эшләнмәләр җитештерү - 1.;
- сәнгать иҗаты - 1 кеше.;
- косметология хезмәтләре-1 кеше.;
- массажист хезмәтләре-1 кеше.