“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Әниләр көненә багышланган мастер-класс

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

       “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча  белгеч Зәмфирә Суфьянова Халыкара Әниләр көненә багышланган оригами техникасы кулланып күләмле чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, үз кулларың белән бүләк ясау һәм үз әниләреңә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Хезмәт буенча инструктор катнашучыларны бәйрәм белән котлады, илебездә аның барлыкка килү тарихы һәм гореф-гадәтләре, традицияләре турында сөйләде. Шулай ук бу бәйрәмнең төрле илләрдә төрле көннәрдә билгеләп үтелүен дә искә төшерде.

Чара барышында белгеч социаль хезмәт алучыларга үз куллары белән күләмле, төрле төстәге кәгазь тасмаларыннан үз әниләренә, әбиләренә бүләк итү өчен хризантемалар ясарга тәкъдим итте, чөнки бу чәчәкне әни булган хатын-кызларга бүләк итәләр. Кәгазь тасмаларны ничек тупларга кирәклеген һәм хризантема чәчәген җыюның эзлеклелеген күрсәтте.

Мавыктыргыч иҗади эшчәнлек барышында катнашучылар хризантеманың озын гомер, бәхет һәм муллык символы булуын, шулай ук өлгергәнлек матурлыгын, гыйффәтлеген һәм муллыкны гәүдәләндерүен белделәр. Бүгенге көндә бу чәчәкләрнең төрле-төрле төсләре  һәм үз символикасы бар.

Чара барышында  фикер алышканда, социаль хезмәт алучылар мондый үзенчәлекле чәчәкләрнең әниләр өчен искиткеч бүләк булачагын һәм  аларның интерьерда да матур күренәчәген азсызыклап уздылар.

Чарада 9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International