2019 нчы елның 22 нче ноябрендә «Көчләүсез балачак» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Толерантлык планетасы» дип исемләнгән уен тренингы үткәрде.
Тренинг толерантлык турында күзаллауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары үзанализ күнекмәләрен үстерү, тәнкыйди фикерләү, диалог алып бару һәм үз позицияңне дәлилләү иде.
Чарада 27 балигъ булмаган бала катнашты, алар арасында 7 социаль хезмәт алучы бар иде.
Чара барышында балалар «яшел» һәм «сары» командаларына бүленделәр. Командалар бер-берсе белән толерантлык турында шигырьләр укый белүдә ярыштылар, «толерантлык планетасын» җыйдылар һ.б. Барлык балалар да мавыгып уйнадылар, ә 1 балл аермасы белән «сары» командасы җиңде.