Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Минем әнием барысыннан да яхшырак! " бәйрәм концерты

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Әниләр көне-иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Һәр кеше күңелендә  үз әнисенең газиз,кабатланмас сүрәтен йортә. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган чара узды. Бәйрәмгә әниләр һәм әбиләр чакырылган иде. Залда гаҗәеп  җылы атмосфера хөкем сөрде. Тәрбияләнүчеләр үзләренең әниләрен һәм әбиләрен котладылар. Бүләк итеп алар концерт номерларлар -  җырлар, шигырьләр, биюләр,  уеннар  әзерләделәр. Кунаклар үз балаларының чыгышларын сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар. Һәр чыгыштан соң алкышлар тынмады. Концерт чыннан да күңелле,  һәм  мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International