«Әниләр көне» бәйрәме алдыннан «Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты» нда В. И. Самойлов җитәкчелегендә Ветераннар советы вәкилләре булдылар. Ел саен ветераннар Советы тумышлары белән Әлмәт районы кешеләрен искә ала. Кунаклар концерт программасы белән генә түгел, ә өлкәннәребезнең һәркайсына шәхси бүләкләр дә алып килделәр, бәйрәм өстәле дә оештырдылар. Интернатта гомер итүчеләргә концерт күрсәттеләр, алар белән җырладылар, биеделәр, ә соңыннан бу очрашу бәйрәм өстәле артында дәвам итте.