Баланың мәгълүмати куркынычсызлыгы нәрсә ул?
Баланың мәгълүмати куркынычсызлыгы - балаларның сәламәтлегенә һәм (яки) физик, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян китерердәй мәгълүматтан якланганлык торышы ул.(Федераль законның 2 статьясы)
Баланы медиа-продукция йогынтысыннан коткарганчы, аңа нинди мәгълүмат зыян китерә алуын аңларга кирәк.
Балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә нинди мәгълүмат зыян китерә?
Балалар белән сөйләшегез. Сез аларның нинди сайтларда утыруын, кем белән аралашуын, нәрсә карарга яратуын белергә тиеш.
Балага интернеттан теләсә ничек ирекле файдаланырга рөхсәт итмәскә кирәк.
Интернет челтәрен куллану өчен кагыйдәләр булдырыгыз.
Баланың интернетта утыру вакытын һәм кайсы сайтлардан кулланырга мөмкин икәнен төгәл билгеләгез.
Балаларга шәхси мәгълүматны таратырга рөхсәт итмәскә кирәк.
Балага шәхси характердагы мәгълүматларны (телефон номеры, йорт адресы, мәктәп номеры һ.б.) тарату, шулай ук үз фотографияләрен интернеттав урнаштыру куркыныч икәнлеген аңлатыгыз.
Интернет челтәрендә теркәлүне таләп иткән чатларда, форумнарда һәм башка ресурсларда аралашканда балаларга реаль исемне кулланырга ярамый дип аңлатыгыз. Аңа шәхси характердагы мәгълүмат булмаган теркәү исеме (ник) сайларга ярдәм итегез, фотография урынына аватар сайлагыз.
Балаларны сак булырга өйрәтегез. Балага Интернет челтәренең куркынычлылыгы һәм аларның мөмкин булган нәтиҗәләре турында сөйләгез. Балалар шикле файллар һәм сылтамалар, ничек кенә кызыксындыргыч булуына карамастан аларны ачарга ярамаганлыгын белергә тиеш.
Баланы төгәл белмәгән әйберен сездән сорарга гадәтләндерегез. Балага on-line танышлар белән очрашырга рөхсәт итмәгез. Балага виртуаль киңлектә синең белән кемнең аралашуына беркайчан да ышанырга ярамавын аңлатыгыз.
Балага билгесез кулланучылардан алынган файлларны ачарга ярамый, чөнки алар вируслы булырга яки анда негатив фото/видео булырга мөмкин дип аңлатыгыз.
Балаларны һәр эшен тәнкыйть белән бәяләргә өйрәтегез. Бу аларга җайлы юллар эзләргә этәрә торган битарафлылыктан котылырга ярдәм итәр.