Бүген – илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Безнең районда репрессиядән зыян күргән 13 кеше яши. Аларның 8е – шәһәрдә, 5есе авылларда яши.
Бу көннәрдә аларга күчтәнәчләр таратылачак.
Бүген Әгерҗедә гомер кичерүче репрессиядән зыян күргән Нәҗибә апа ХӘЛИУЛЛИНА янына “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ирина Ямалетдинова, социаль педагог Ульяна Субаева күчтәнәчләр белән килделәр. Белгечләр һәм әлеге үзәк хезмәт күрсәтә торган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Нәҗибә апа гаиләсенең язмышын бик игътибар белән тыңладылар.
Тимер юлда эшләүче әтисен нахак гаеп тагып ун елга төрмәгә утыртканда Нәҗибә әле тумаган да була. “Гаебе” – кара эчле бер хезмәттәшенең “Хөпбихуҗа Советлар Союзына каршы җыр җырлады” диюе була. Бригадир булып эшләүче Хөпбихуҗаның урынына кызыгып, көнләшеп йөрүче бәндәнең шул сүзе Гөлҗиһан апаны берничә елга ирсез, аларның өч баласын әтиле килеш әтисез үсәргә дучар итә.
Утыз җиде яшендә ун елга хөкем ителгән Хөпбихуҗага биш елдан гаиләсе янына кайту насыйп була. Вокзалдан якында гына урнашкан өйләренә ул өч сәгать аякларын көчкә сөйрәп кайта, шулкадәр ябык, бетәшкән була. Гөлҗиһаны аз-азлап кына бик еш ашатып, булган кадәр тәрбияләп бераз аякка бастыргач, урманчылыкта агач остасы булып эшли.