Поликлиникага экскурсия.

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Поликлиникага экскурсия.

Табиб һөнәре – иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Табибның бурычы – пациентның авыруын билгеләү генә түгел, ә авырулар белән әңгәмә корып, дәвалау ысулларын билгеләү. Монда кешелеклелек һәм сабырлык запасы кирәк булачак.

         Шул ук вакытта авырулар табибка һәрвакыт рәхмәтле булмый. Бу табиб һөнәренә бәйле түгел: педиатр да, стоматолог та, хирург та көн саен дистәләгән  кеше белән очраша, аларның һәркайсына үз ачкычын табарга омтыла. Боларның барысын да һәр пациент кабул итә алмый. Шуңа күрә табиб - һөнәри күнекмәләр тупланмасы гына түгел, диләр. Табиб булу күңел таләбе булырга тиеш.

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сырхауханә җитәкчелеге белән бергә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтелүче балалар өчен экскурсия уздырдылар. Табиблар аларга үз эшләре турында сөйләделәр. Сырхауханә бинасыннан чыкканда балалар алган яңа белемнәре һәм тәэсирләре турында бик теләп фикер алыштылар. Чөнки бу көнне алган белемнәр укучыларга тормышта кирәк булып кына калмыйча, үзләренең булачак һөнәре итеп медицинаны сайларга теләвен дә аңларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International