Әтнә районында әниләрне хөрмәтләделәр

2019 елның 22 ноябре, җомга

       2019 елның 24 ноябре - Халыкара Әниләр көне. Күп кенә бәйрәмнәр арасында ул, хатын-кызның мөһим һәм төп миссиясе турында искә төшереп, нәсел дәвам итү, тормыш бүләк итүне ассызыклаучы бәйрәмнәрнең берсе.

       2019 елның 21 ноябрендә, якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан,  Әтнә муниципаль районында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәм концерты Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды. Тантаналы чараны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов ачып җибәрде. Ул барлык район халкын әлеге күркәм бәйрәм белән котлап узды. Үз чиратында, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Әбделәхәт кызы Галиева күп балалы әниләрне котлап, аларга Рәхмәт хаты тапшырды. Бәйрәм чарасында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә катнашты. Үзәк директоры Зөлфирә Зөфәр кызы Сәляхиева әниләрне үзенең чыгышы белән котлады. "Демография» милли проекты кысаларында, белгечләр тарафыннан гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген пропагандалаучы видеоролик әзерләнде. Видеороликның төп геройлары-инвалид балалар тәрбияләүче, күп балалы һәм бүлекчәнең ведомствоара исәбендә торучы гаиләләр.  Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.  Тамашачылар күтәренке кәеф һәм күтәренке кәеф алдылар.  Тамашачылар өйләренә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International