Әниләр көненә багышланган гаилә ялы

2019 елның 22 ноябре, җомга

   2019 елның 22 ноябрендә  Балык Бистәсе районының  «Доверие – Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре күп балалы әниләр һәм мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре белән Әниләр көненә багышланган интерактив уен «Башваткыч» уздырдылар.

 Һәр катнашучы кроссвордның барлык сорауларына дөрес җавап бирде. Иң актив катнашучы Мөхәммәтҗанова Алсу Наил кызы булды. Алсу Наил кызы күбрәк балл җыеп  супер-уенда катнашты. Бер минут эчендә мәкальне чишеп, җиңү яулады.

Соңыннан барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

  Уен барышында әниләргә котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара дустанә, иҗади атмосферада үтте. Очрашу онытылмаслык  тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International