2019 елның 22 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Әйләнә – тирәбездә куркынычлык” ” темасына әңгәмә үтте.
Аның максаты балаларның урам, транспорт, табигать һәм көнкүреш шартларында үз – үзләрен тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен гомумиләштерү.
Дәрес барышында балалар уеннар вакытында, өйгә яки мәктәпкә, бакчага барганда аларны сагалап торган куркыныч хәлләрне атадылар.Шулай ук куркыныч электр приборларын, алар белән файдаланганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк дип атадылар.
Дәрескә йомгак ясап, балалар куркыныч хәл килеп чыккан очракта мөрәҗәгать итә ала торган хезмәтләрне атадылар, шулай ук электр приборлары белән эш итүнең гап – гади кагыйдәләрен атадылар. Чарада 23 кеше катнашты.