«Яхшылык әнидән башлана» КЦСОН "Тылсым"

2019 елның 22 ноябре, җомга

   2019 елның егерме беренче ноябрендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагоглары «Ата-ана университеты» технологиясе кысаларында өлкән социаль хезмәт алучылар өчен әниләр көненә багышланган «Яхшылык  әнидән башлана» дигән чара үткәрделәр. Чара барышында педагоглар бәйрәм турында сөйләделәр һәм барлык әниләрне бу матур көн белән котладылар, аларга тынычлык, игелек, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Соңыннан барысы бергә төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар. Шулай ук чара барышында социаль педагоглар аналар белән берлектә крючок белән роза чәчәге бәйләделәр, ә бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International