Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре муниципаль хезмәткәр белән берлектә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча “Наркотиклар. Хокук бозулар” дип исемләнгән чара уздырды

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 нчы елның 20 нче ноябрендә Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча “Наркотиклар. Хокук бозулар» чарасы уздырды.   Бу чара Мәләкәс урта мәктәбе базасында узды.

Түгәрәк өстәлдә 43 балигъ булмаган бала катнашты.

Чараның максаты - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү,  яшүсмерләрдә хокукый аң тәрбияләү.

Түгәрәк өстәлнең төп бурычлары - «җинаятьчелек», «хокук бозу» төшенчәләре белән таныштыру, хокук бозу төрләре һәм алар өчен җаваплылык турында күзаллау булдыру, әхлакый сыйфатлар һәм кануннарга хөрмәт тәрбияләү, кылган гамәлләре өчен җаваплылык, ил законнарын аңлы кабул итүгә омтылыш тәрбияләү. Чара барышында белгечләр балаларның сорауларына җавап бирде. Яшүсмерләр авыр тормыш шартларында югалып калмаска  белемнәр тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International