«Демография» милли проектының «өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге хезмәткәрләре матур традицияне – юбилярларны туган көне белән тәбрикләүләрен дәвам итәләр.
21 нче ноябрь көнне Бөгелмә «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Колупаева Екатерина Владимировна һәм социаль хезмәткәр Ямалетдинова Зилә Зилбәр кызы социаль хезмәт алучыны–Алеткина Екатерина Григорьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Шулай ук бу көнне тантана сәбәпчесе туган-тумачалары, авыл җирлеге башлыгы һәм күршеләреннән дә котлаулар кабул итте.
Екатерина Григорьевна Бөгелмәнең «Радуга» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2006 нчы елның 7 нче февраленнән хезмәт күрсәтә. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.
Екатерина Григорьевна үз адресына күп җылы сүзләр, нык сәламәтлек, күңел көрлеге, оптимизм теләп озак елларга, шулай ук В.В. Путин исеменнән котлау хаты, Бөгелмә шәһәре башлыгы Л. Р. Закиров исеменнән бүләк һәм хәйриячедән чәчәк бәйләме алды.
өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсең
социаль эшләр буенча белгече
Колупаева Екатерина