“Әни” - кешенең иң беренче әйткән сүзе. Ул дөньяның барлык телләрендә дә назлы яңгырый. Иң якын кешебез ул Әни .Әни безне гел кайгырта һәм саклый, яхшылыкка һәм зирәклеккә өйрәтә. Әни генә үз баласын бернигә дә карамастан, яратачак, һәрчак аңлаячак һәм гафу итәчәк.
2019 елның 21 ноябрендә, Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә төрле социаль категорияләрдәге гаиләләрдән социаль хезмәтләр алучы ата - аналар һәм балалар өчен максатчан чара оештырылды.
Очрашуның төп максаты- әниләргә карата мәрхәмәтлелек, гаилә кыйммәтләрен, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу традицияләрен ныгыту иде.
Бу истәлекле көн-Әниләр көне-балалар, аларның әниләре һәм әбиләре өчен тагын бер тапкыр бәйрәм оештыру, әниләребезгә “рәхмәт” әйтү, аларга җылы сүзләр бүләк итү өчен бер сәбәп булып тора.
Әлеге чарана Зәй музыкаль мәктәбе укучылары бәйрәмдә катнашучыларны котларга кызыклы музыкаль номерлар белән килгән иде. Өлкәннәр һәм балалар, музыка тавышлары белән сугарылган, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм “гүзәллек дөньясы” белән очраштылар.Бәйрәм дәвамында Әниләр һәм балалар үз көчләрен күңелле стартларда сынадылар. Мавыктыргыч уеннар, конкурслар балаларга да, өлкәннәргә дә уртак эшчәнлекнең бәхетле минутларын бүләк иттеләр. Барлык әниләр һәм балалар да бик яхшы, оста, җитез хуҗабикәләр булып чыктылар һәм барлык биремнәрне дә җиңел генә үтәделәр.
Күптән түгел генә дүртенче сабыен тудырган әни өчен “Мин үзем эшли алам!” проектында катнашучылар әзерләгән киемнәр комплекты күңелле сюрприз булды.
Чара ахырында өлкәннәр һәм кечкенә кунакларны бәйрәм өстәле янына пироглар белән чәйгә чакырдылар.
Барлык әниләргә дә бәйрәмдә катнашканнары, балаларга карата игътибарлары, бәйрәм кәефе өчен рәхмәт әйтәсе килә.