«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән уен үтте

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның  22 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән уен үтте.

Уенның максаты булып карта буенча ориентлаша белергә, урамдагы ориентировкаларга игътибар итәргә, куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәргә өйрәтү торды.

Балалар өчен кызыклы маршрут уйланылган иде. Максаты схема буенча йөреп бүләк табу иде.Схемада төрле юл йөрү кагыйдәләренә карата юл билгеләре куелган иде. Алар һәрбер билгенең нәрсә аңлатканын әйтеп үттеләр.Алар максатка ирештеләр. Әниләр көненә карата ячсалган бүләкләрне табып, өләшеп чыктылар.

Уенда 15 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International