21 ноябрь көнне Зәй муниципаль районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Әлеге чарага Зәй шәһәре “Өмет” клубының актив пенсионерлары чакырылган иде. Бәйрәм Зәй муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырылды.
Концерт башланыр алдыннан, Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән, бәйрәм белән Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Габделхак кызы Хуҗина котлады.
“Энергетик”мәдәният йорты артистлары һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.