2019 елның 21 ноябрьда Яр Чаллы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют «Асылташ» базасында Сарман «Шафкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашында берләштерелгән консилиум утырышы булып узды. Сарман районындагы социаль имин булмаган гаилә каралды. Утырыш барышында гаиләләрнең эш нәтиҗәләре белән таныштырылды.