Бүген, 20 ноябрьдә, эшче һөнәрләр елы кысаларында, Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арча тимер юл вокзалына сәяхәт кылдылар. Балаларны бик җылы каршы алдылар, вокзалның һәр бинасының билгеләнеше турында сөйләделәр һәм тимер юлчылар һөнәре белән таныштырдылар. Вокзал начальнигы вазыйфаларын башкаручы Кәримова Регина, вокзал начальнигы ярдәмчесе Әбсәләмова Эльвира балаларга тимер юл вокзалында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, касса яки терминал аша билет сатып алу ысулларын аңлаттылар. Реабилитантлар поездларның ничек йөрүен карадылар, тимер юлларның ничек күчәргә кирәклеген белделәр: бары тик махсус урнаштырылган һәм моның өчен җиһазландырылган урыннардн гына. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы, тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыра, балаларда төрле һөнәр ияләренә карата кызыксыну һәм ихтирам тәрбияли.