Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы

 

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә 20нче ноябрьдә "Заман" яшьләр үзәге белгече Айгөл Витальевна сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чара үткәрде, анда 17 инвалид бала катнашты.

Башта Айгөл балалар белән сәламәт яшәү рәвешен алып баруның файдалы гына чара түгел, ә модалы мавыгу да, дип аңлатты. Сәламәтлек-ул безгә бирелгән  бүләк, шуңа күрә аны кечкенәдән теләсә нинди ысуллар белән кадерләргә һәм сакларга кирәк.

Балалар рәхәтләнеп табышмакларга җавап бирделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, сәламәтлекнең нәрсә икәнен кабатладылар, сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ачыкладылар.

Чара ахырында Айгөл барлык балаларга да актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да татлы бүләк өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International