«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Яшүсмерләр гигиенасы, үз артыңнан карау үзенчәлекләре” дигән темага презентация үткәрделәр

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2019 елның  20 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре“Яшүсмерләр гигиенасы, үз артыңнан карау үзенчәлекләре” дигән темага презентация үткәрделәр.

Презентациянең  максаты  балаларны  үз сәламәтлегеңне саклау өчен шәхси гигиена саклауга өйрәтү.

Дәрес үз сәламәтлегеңне саклау турында әңгәмә белән башланып китте, сәламәт яшәү рәвеше, гигиена, дөрес туклану турындагы китаплар белән таныштылар.

Төсле слайдларда презентация карадылар, гигиенаның барлык кагыйдәләре, үз – үзеңне карау үзенчәлекләре ачык форматта күрсәтелде.

Презентацияне караганнан соң зирәклеккә күчтеләр. Табышмакларга җавап бирделәр, “Гигиена сәламәт яшәү рәвеше” дигән әңгәмәдә катнаштылар.

Презентациядә 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International