Халыклар дуслыгы йортына экскурсия

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Безнең республика иң күп милләтле территорияләрнең берсе. Ул төрле халыклар дуслыгы белән көчле. Һәр халык үз телендә сөйләшә, аларнын үз тарихы, мәдәнияте, традицияләре бар.

Күпмилләтле халыкка хезмәт күрсәтү, төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлы, дустанә хисләр тәрбияләү максатыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Виктория Иванова һәм Ирина Вахитова «Патриот» программасы кысаларында Халыклар дуслыгы йорты буйлап кызыклы экскурсия үткәрделәр.

Экскурсия барышында балаларга Нурлат муниципаль районы халкының күпмилләтле составы, яшәүче халыкларның мәдәнияте үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде. Экскурсантлар Дуслык йортында урнашкан рус, татар, чуаш, азәрбайҗан, әрмән һәм казакларның гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше, милли бәйрәмнәре белән кызыксынып таныштылар.

Балалар кызыксыну белән музыка сыйныфында булдылар, анда үзләрен музыкант ролендә сынап карадылар.

Мәскәүдән алып кайткан милли киемнәрдәге курчак коллекциясе аларны аеруча таң калдырды. 

Экскурсия символик «Бабай чарлагы» исемле бүлмәгә бару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International